30 август - Татарстан Республикасы көне! — 28 августа 2026 г. в 10:37:55.508
30 август - Татарстан Республикасы көне! Сезне чын күңелебездән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәбез! Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәргә язсын! Тыныч булсын Татарстан таңнары, уңышлы булсын бүгенгесе, якты булсын киләчәге! Бәйрәм белән! 🌿

