Республика көне "Тиенкәй" бакчасында! 🇭🇺✨ — 28 августа 2026 г. в 10:10:52.575
Республика көне "Тиенкәй" бакчасында! 🇭🇺✨ Бүген безнең балалар бакчасында Татарстан Республикасы көненә багышланган искиткеч күңелле һәм тантаналы бәйрәм узды! Балаларыбыз милли рухта җырладылар, дәртле биюләр башкардылар һәм татар халкының матур халык уеннарында актив катнаштылар. Бәйрәмнең иң истәлекле мизгеле — балаларның бердәм булып, зур итеп Татарстан флагын җыюлары булды. 🧩🎨

