Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген балалар бакчасында җәйге яллардан соң төрле темаларга әңгәмәләр булды. Тәрбияче Д...

Бүген балалар бакчасында җәйге яллардан соң төрле темаларга әңгәмәләр булды. Тәрбияче Диләрә Васыйл кызы "Чит кешедән сак булыйк", "Электр җиһазлары белән сак эш ит!" дигән темаларга аерым тукталды. Балалар үсә барган саен бик күп нәрсәләр белән кызыксына башлый. Төрле эшләргә тотынырга да куркып калмыйлар, чит кешеләргә ияреп китәргә дә күп сорамыйлар. Ләкин нәрсә куркыныч тудыра икәнен аңлап бетермиләр. Гади генә тузан суырткыч, үтүк тә үзе белән дөрес эшләгәнне ярата. Кагыйдәләрне һәрвакыт белергә кирәк, электр җиһазлары белән сак эш итәргә кирәк.Өлкәннәрдән рөхсәт сорамыйча бернәрсә дә эшләргә ярамый. Әңгәмә тәмамлангач, балаларга сораулар бирелде. Алар дөрес итеп җавап бирделәр. #месячникбезопасностидетей #балаларныкуркынычсызлыклардансаклауайлыгы

36 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

31 подписчиков · Образование

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.