МБДОУ-Ленинский детский сад Тюлячинского района РТ
Образование · 18 сентября 2026 г.
Безнең балалар бакчасында балаларны кечкенә яшьтән табигатьне сакларга өйрәтү иң төп бу...
Безнең балалар бакчасында балаларны кечкенә яшьтән табигатьне сакларга өйрәтү иң төп бурычыбыз булып тора. Кичә безгә Татарстан Республикасы экология һәм Табигый байлыклар министрлыгының Төньяк Территориаль идарәсе белгечләре Рәшит Зиннур улы һәм Гөлнара Ильяс кызы килде. Башта алар балаларның үткәргән "Урманнар- безнең яшәү чыганагы" шөгыльләрен карадылар. Балалар урманда үскән һәр агачның файдалы ягын сөйләп чыкты. Урманда үскән җиләк- җимешләрнең, дару үләннәренең шифасын әйттеләр. Аннары темабыз кунаклар белән дәвам ителде. Белгечләр уздырган чара балалар өчен бик тә кызыклы, мавыктыргыч булды. Урманчылар көненә багышланган бу әңгәмәдән соң балаларның урман хезмәтендә булган эшчеләргә хөрмәтләре артты. Урманчылыкта эшләүчеләрнең хезмәте авыр. Табигатебезнең саф һавалы булуы, тирә- ягыбыздагы яшеллек, матурлык барысы да алар хезмәте. Һәр утырткан агач безнең яшәү чыганабыз! Урманчылыкта хезмәт күрсәткән барлык эшчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, тыныч- тигез тормыш теләп куябыз. #Урманчыларбәйрәме #табигатьнесаклау