МБДОУ-Ленинский детский сад Тюлячинского района РТ
Образование · 23 марта 2026 г.
Бүген Лесной балалар бакчасына кунакка Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буе...
Бүген Лесной балалар бакчасына кунакка Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Хурамшина Талия Тәлгать кызы килделәр. Алар "Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз!" дигән темага әзерләнгән чара карадылар. Чараның төп максаты табигатьне саклау, кошларны каршы алу, аларга ярдәм итү иде. Уен, сораулар, әңгәмә белән бергә аралаштырылып барган чара бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Балалар белгечләр әйткән киңәшләргә, кызыклы мәгълүматларга бик сөенде. Аннары бергәләп кошларның җимлекләренә ярмалар салып кердек. Табигатебез искиткеч икәненә бер кат сокланып кердек! Табигатьне саклау- безнең төп бурычыбыз! Эшне һәр кеше үзеннән башларга тиеш. Шул вакытта гына без башкаларга үрнәк күрсәтә алабыз. Табигатебез- яшәү чыганагыбызны бергәләп сакласак, киләчәгебездә матур булыр!