Татар халкының милли бәйрәме Сабантуе килеп җитте. Бу бәйрәмне барлык халык яратып, көт... — 5 июня 2026 г. в 19:41:09.674
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуе килеп җитте. Бу бәйрәмне барлык халык яратып, көтеп ала, теләп анда оештырылган уеннарда катнаша, җырга-биюгә осталыгын күрсәтә. Ә бәйрәмгә әзерлек бер атна алдан башлана. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл яшьләре бизәлгән җигүле атка утырып, авыл буйлап халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр, бүләк җыялар. Без дә бакчабызда бу йоланы балаларга өйрәтү максатыннан балалар белән сөрән җыйдык, авылдашларны бәйрәм белән котладык.

