Исәнме, җәй! — 5 июня 2026 г. в 11:17:48.885
Исәнме, җәй! Ямьле җәй, Чәчәкле җәй! Тәмле җәй! Кояшың кызындыра, Яңгырың зур үстерә! Ярышабыз, чабабыз- Без синнән көч алабыз Ел буена без җәйне Сагынып көтеп алабыз! Ниһаять, көтеп алган җәй килде! Атна буена безнең бакчада бар шөгыльләрдә дә җәй темасы яктыртылды. Балалар җәй билгеләрен искә төшерде, уеннар аша аны ныгытты, җәй күренешләрен күзәтте, аларны төрле ысуллар белән рәсемгә төшерде,әкиятләр тыңлады, шигырьлэр өйрәнде. А.С.Пушкинның туган көнендә анын һәйкәле янына сәяхәткә барды, "У лукоморья" шигырен , "Алтын балык әкиятен тыңладылар, иллюстрациялэр карадылар. Атна азагында" Исәнме, Җәй!" спорт кунел ачу кичэсендэ рәхәтләнеп ял иттеләр. Жәйләребез күңелле һәм имин үтсен!

