МБДОУ "Муралинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Образование · 18 октября 2026 г.
Хөрмәтле әтиләр!
Хөрмәтле әтиләр! Барыгызны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез. Үстергән балаларыгызның игелеген күреп, аларга тормышта һәрвакыт олы үрнәк булып һәм терәк булып яшәгез. Олыгайган көнегездә дә «Әти, әтием, дәү әтием» дигән назлы сүзләрне ишетеп бәхетле, тигез картлык кичерергә язсын!