Перейти к содержимому
Максиметер

"Парларын тап" дидактик уены.

"Парларын тап" дидактик уены. Максат: предметлар арасындагы бәйләнешләрне билгели белүне үстерү. Бурыч: - игътибарны, хәтерне, фикерләүне үстерү; - сүзлек запасын үстерү һәм баету; - парлы картинканы мәгънәсе буенча сайлап алу осталыгын ныгыту; - анализлау сәләтен үстерү. Материал: мәгънәсе буенча бәйләнгән предмет рәсемнәре (аларның кайберләре гомуми карточкада, икенчеләре аерым карточкаларда урнашкан). Уен хәрәкәте: бала гомуми карточкада сурәтләнгән рәсемнәр өчен пар сайлый. Уен барышы: алып баручы балаларга карточкалар өләшә, балалар аларны үз алдына тезеп куялар һәм мәгънәсе буенча туры килгән парлар җыя башлыйлар.

19 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

26 подписчиков · Образование

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.