Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бә... — 4 июня 2026 г. в 12:10:13.176
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Быел да бакчабызда, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләкләр белән су ташу. Иң кечкенәләрнең беренче төркем балалары чүлмәк ватучыларга көч биреп тордылар һәм үзләре дә уеннарга катнаштылар. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Балалар өчен дә Сабантуе, бик күңелле генә шаулап-гөрләп үтте. Тәрбиячеләр: Абдуллина З.С., Габдрахманова В.М.

