Нәрсә ул сәламәтлек һәм без аның турында беләбез? Сәламәтлек –авырулар һәм физик җитешс... — 11 февраля 2026 г. в 10:29:47.075
Нәрсә ул сәламәтлек һәм без аның турында беләбез? Сәламәтлек –авырулар һәм физик җитешсезлекләр булмау гына түгел, ул физик җан һәм социаль иминлекнең торышы да ул. .Хәзерге вакытта сәламәтлеккә һәм физкультура-сәламәтләндерү эшенә бик күп игътибар бирелә, чөнки балаларның сәламәтлеге белән проблемалары бик күп. Белүебезчә, нәкъ менә физик культура организмны ныгыта һәм иммунитетны арттырырга булыша. «Спортка вакыт бир, алмашка сәламәтлек ал!» дигән мәкальдә әйтүләренчә, сәламәт буласың килсә, үзең турында яшьтән кайгырта башларга кирәк. Нәкъ менә балалар бакчасында баланың сәламәтлегенә нигез салына. Бала үсә, гадәтләре һәм күнекмәләре, характеры формалаша.