ӨЛКӘННӘР КӨННӘРЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН... — 1 октября 2026 г. в 15:34:02.171
ӨЛКӘННӘР КӨННӘРЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН... Октябрь башы ел саен илебездә “Өлкәннәр көне” буларак билгеләп үтелә: бу вакытта аларны искә алалар, зурлыйлар, котлыйлар... Алар моңа чыннан да лаек. Ләкин онытмасак иде: мөхтәрәм өлкәннәребезне шушы билгеләнгән бер дәвердә генә түгел, ел әйләнәсендә кадерләп, ихтирамыбызны белдереп яшәсәк иде. Сикәлтәле олы тормыш юлы узган, гомерләрен тырыш, фидакарь хезмәттә үткәргән, балалар үстереп, кыен вакытта да аларны аякка бастырыр өчен зур көч куйган әби-бабайларыбыз бүген иң-иң матур сүзләргә, яхшы мөнәсәбәткә, олы хөрмәткә лаек. Алар булган җирдә нур һәм бәрәкәт бар🤲 бэйрэмегез белэн 🌹🌹🌹