27 октябрь - Халыкара йомшак аю көне: изгелек һәм җылылык бәйрәме.
27 октябрь - Халыкара йомшак аю көне: изгелек һәм җылылык бәйрәме. Син яраткан аюыңның үз бәйрәме барлыгын беләсеңме?.Бу бәйрәм ничек барлыкка килгән? Бу бәйрәм тарихы йөз елдан артык элек, Америкада башланган. Бервакыт президент Теодор Рузвельт ауга барган, ләкин кечкенә аю баласын жәлләгән һәм аңа атырга баш тарткан. Бу хакта газеталар язган, һәм кешеләргә президентның изге гамәле шулкадәр ошаган ки, бер оста йомшак аю баласын тегеп, аны президент хөрмәтенә – Тедди дип атаган (халык арасында Рузвельтны шулай дип йөрткәннәр). Бүген зурлар төркемендә йомшак аю көнен билгеләп үттеләр.