Бу атнада бакчабыз темасы "Китап-минем дустым"дип атала. Шул унайдан, мэктэпкэ эзерлек ...
Бу атнада бакчабыз темасы "Китап-минем дустым"дип атала. Шул унайдан, мэктэпкэ эзерлек торкеме балалары белэн Э.Каримуллин исемендэге район китапханэсенэ юл алдык. Козге табигатьнен матурлыгына сокланып район узэгенэ тошеп житкэнне сизмидэ калганбыз. Ин беренче китапханэ белэн таныштык. Китапнын нинди зур, урау юллар утеп китап киштэлэренэ килеп урнашканлыгын белдек. "Три кота" мультфильмы аша китапханэдэ уз-узене тоту кагыйдэлэрен искэ тошердек. Олылар хэм балалар очен уку залларынын аерым, иркен булуына хэм матурлыгына сокландык. Шэхси китапханэ, ин кыйммэтле, ин зур хэм ин кечкенэ китап белэн таныштык. Китапханэ тарафыннан уткэрелгэн мастер класста катнашып узебезнен осталыгыбызны курсэттек. Балаларга китапханэ тормышы бик ошады, алга таба эти-энилэр белэн килеп, узлэре китап алып укырга суз бирделэр. Ахырдан район китапханэсенэ, андагы китапханэчелэргэ зур рэхмэтебезне белдереп, матур "Тукай"паркында боек шагыйребез Габдулла Тукайны искэ алганнан сон, юлыбызны бакчабызга дэвам иттек.