22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне билгеләп үтелә. Бу дата гражданнарны ю...
22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне билгеләп үтелә. Бу дата гражданнарны юл хәрәкәте иминлегенә, юлда үз-үзләрен җаваплы тотуга һәм хәрәкәт итүнең альтернатив ысулын сайлау мөмкинлегенә игътибар итәргә чакыра. Халыкара акциянең максаты-халыкның игътибарын машиналарның артык күп булуы һәм аларның экологиягә тискәре йогынтысы проблемасына җәлеп итү. Шул исәптән, без дә бүген әлеге акцияга кушылдык. “Мәктәпкә җәяү йөрүче укытучы” номинациясендә: - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гилязова Чулпан Тәлгат кызы, -инглиз теле укытучысы Фахразиева Илина Хавил кызы, - озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Ахметдинова Гөлнара Гранит кызы. “Мәктәпкә җәяү йөрүче укучы” номинациясендә: -1а сыйныф укучысы Гилязова Зәлинә, -4а сыйныф укучысы Газизов Минтимер, -6б сыйныф укучысы Ситдикова Резеда, -9т сыйныф укучысы Гилязова Ясминә ия булдылар. Аларны тантаналы рәвештә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениясенең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы бүләкләп китте. Барыбыз да сәламәт булыйк, акцияларда актив катнашыйк! #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #Профилактика #Мывместе #Волонтеры Образовательные учреждения Республики Татарстан активно участвуют в проектах Приволжского федерального округа: в Олимпиаде «IQ ПФО», Фестивале «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проекте ПФО «Герои Отечества» и программе «Гвардеец» ПФО, а также в мероприятиях Российского общества «Знание» и Всероссийского проекта «Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.