9 нчы октябрь көнне районкүләм Актанышта Әтиләр көненә багышланган ярышлар узды.
9 нчы октябрь көнне районкүләм Актанышта Әтиләр көненә багышланган ярышлар узды. Ярышларда әти һәм 7–12 яшьлек улдан торган командалар катнашты. Катнашучылар турникта тартылу, кул белән идәннән этелү, баскетбол тубын кәрзингә ыргыту, озынлыкка сикерү, дартс һәм төрле эстафеталарда көч сынашты. Командалар җитезлек, төгәллек һәм физик әзерлекләрен күрсәтте. Мәктәбебезнең данын яклап 4А сыйныф укучысы Аслан Бикмухаметов әтисе Айгиз белән чыгыш ясадылар. Бикмухаметовлар гаиләсенә мәктәп администрациясе тарафыннан рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы ярышларда да уңышлар телибез!