Әҗәкүл башлангыч мәктәбе коллективы 15 октябрь көнне 5 нче санлы балалар бакчасында "Ми...
Әҗәкүл башлангыч мәктәбе коллективы 15 октябрь көнне 5 нче санлы балалар бакчасында "Милли тәрбия бирүдә гаилә роле" дип исемләнгән район балалар бакчалары тәрбиячеләренең семинар-практикумында катнаштылар. Семинар укучыларның "Яфраклар биюе" белән башланып китте. Чара халыклар бердәмлегенә багышланган сценарий белән дәвам итте. Анда балалар, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты. Килгән кунаклар татар, рус халыкларының фольклоры, гореф-гадәтләре кергән чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Үзләре дә уеннарда катнаштылар, биремнәр үтәделәр. Семинар- практикумга килгән 40 лап тәрбияче һәм район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү эшләре методисты Хасанова Наилә Назыйф кызы чараны югары бәяләделәр. Бигрәк тә балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчанлык саклануына уңай бәя бирелде.