Безнең мәктәптә ата-аналарның һәм балаларның бергәләп ясаган эшләре күргәзмәсен үткәрү...
Безнең мәктәптә ата-аналарның һәм балаларның бергәләп ясаган эшләре күргәзмәсен үткәрү күркәм бер традициягә әйләнде. Мондый чаралар ата-аналарны һәм баланы якынайта, аларга үзләренең иҗади потенциалларын ачарга гына түгел, бәлки үз талантыңны күрсәтергә, тирә-юньгә карата игелеклелек һәм кешелеклелек тәрбияләргә, гаилә иҗатын үстерергә мөмкинлек бирә! Безнең 4б сыйныф укучылары да бу чарада бик актив булдылар. Класс җитәкчесе: Нуриева Л. М.