20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне!
20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне! Бу матур бәйрәмне бөтен дөнья пешекчеләре һәм аш-су осталары билгеләп үтә. Халыкара пешекчеләр көне уңаеннан, Алдынгылар" хәрәкәте активистлары үзләрен тәмле итеп сыйлаучы пешекчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, пешекче һөнәре турында әңгәмәләр үткәрделәр. Хөрмәтле пешекче апалар!Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен!