19 октябрь көнне мәктәпкүләмендә“Ел укытучысы -2027” бәйгесенең ачылу тантанасы булды. ...
19 октябрь көнне мәктәпкүләмендә“Ел укытучысы -2027” бәйгесенең ачылу тантанасы булды. Чарабыз кунаклары Халык укытучысы Дилара Дуглас кызы Хөббетдинова, күп еллар үз канаты астында яшь педагогларны үстергән Вәзилә Мансаф кызы Чинаева иде. Ел укытучысы -2027” бәйгесе “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында уздырыла һәм белем бирү эчтәлеген яңарту буенча педагогларның иҗади эшчәнлеген үстерүгә, инновацион хәрәкәтне хуплауга юнәлтелгән. Һәм талантлы, иҗади эшләүче педагогларны барлауны, белем бирү системасына яңа педагогик технологияләрне кертүне, алдынгы тәҗрибәне тартатуны һәм яшь педагогларга ярдәм итүне күз алдында тота. Конкурсантларга уңышлар, бөек җиңүләр телибез.