18 октябрьдә Әтиләр көнен билгеләп үтәбез. Бу җылы гаилә бәйрәме, ул гаиләдә әтинең мөһ...
18 октябрьдә Әтиләр көнен билгеләп үтәбез. Бу җылы гаилә бәйрәме, ул гаиләдә әтинең мөһим ролен искә төшерә. 2 " В " сыйныфы укучылары (класс җитәкчесе Борһанова Э.М.) бүген үзәк китапханәдә булдылар. Анда «Календарьда Әти көне» дигән чара узды. Балалар бу мөһим бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, гаиләдә әтиләренең роле турында уйландылар. Чара барышында әтиләр турында китап күргәзмәсе белән таныштылар, уен барышында балалар әтиләре турында күңелгә үтеп керерлек истэлекләре белән уртаклаштылар, соклану һәм рәхмәт хисләре тудырдылар. Чараның иҗат өлешендә һәр бала яраткан әтисе өчен котлау открыткасы ясады. Әтиләр көне - әтиләргә кайгыртулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтергә сәбәп!