Хөрмәтле һәм кадерле гимназиябез пешекчеләре!
Хөрмәтле һәм кадерле гимназиябез пешекчеләре! 🧑🍳 Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Халыкара пешекчеләр көне белән котлыйбыз! Гимназия тормышын, аның иртәләрен сезнең хезмәттән башка күз алдына да китереп булмый. Сез пешергән кайнар ашлар, тәмле боткалар һәм хуш исле камыр ашлары безгә көне буе белем алырга, иҗат итәргә һәм яңа үрләр яуларга көч бирә. Без сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез! Кулларыгыз беркайчан да талмасын, сәламәтлегегез корычтай нык булсын. Гаиләләрегезгә иминлек, җан тынычлыгы һәм зур бәхетләр телибез. Укучыларның рәхмәтле елмаюлары сезгә һәрвакыт илһам биреп торсын! Бәйрәмегез белән!