Бүген Арча 5 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы туган (татар) тел һәм әдәбият укы...
Бүген Арча 5 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе белән берлектә «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану» темасы буенча республикакүләм семинар узды. Секция утырышында яңа методик алымнар, ясалма интеллектны дәрестә куллану һәм Г. Тукай мирасын заманча шартларда саклау мәсьәләләре күтәрелде. Укытучыларыбыз Гөлүсә Гыйниятова һәм Айгөл Галиева «Г. Тукай иҗаты — төрле телләрдә» дигән интегратив дәрес күрсәттеләр. Шулай ук гимназия укытучылары Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган күргәзмә оештырдылар. Кунаклар «Терәк сүзләр болыты», «Май канаты ясау» кебек кызыклы мастер-классларда катнаштылар һәм А.П. Лесенконың «Шүрәле турында» дигән уникаль китабын тәкъдим итүне карадылар. Семинар «Печән өмәсе» фольклор кичәсе, «Без — Тукай геройлары» театраль тамашасы һәм «Халкыбызның күңел бизәкләре» дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе белән үрелеп барды.