Хезмәт көне — 9 июня 2026 г. в 09:29:27.320
Хезмәт көне 9 нчы көн лагерьда Хезмәт көне. Мәктәп яны “Салават күпере” лагерена йөрүче укучыларга ял белән бергә хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Балалар лагерьда уздырылган “Хезмәт десанты” операциясендә бик теләп катнашалар. Гөлләр , чәчәкләр тәрбиялиләр. Бүген “Хезмәт төбе – хәзинә” дигән темага балалар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Ахырдан хезмәт турында мәкальләр һәм табышмаклар бәйгесе уздырылды. Шулай ук көн саен лагерьда “Чүп-чар корол”енә каршы көрәш алып барыла. “Ватаным, сиңа!” темасына патриотик җырлар башкардылар.

