Районда “Мотоцикл” профилактик операциясе башланды
Районда “Мотоцикл” профилактик операциясе башланды 18 майдан республика буенча “Мотоцикл” операциясе старт алды. Профилактика чарасы 27 майга кадәр дәвам итәчәк. “Мотоцикл – яшьләр транспорты. Аңлы рәвештә юл кагыйдәләрен бозу аркасында юл-транспорт һәлакәтләренә алар ешрак очрый. Операция барышында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга да аерым игътибар биреләчәк”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. Юлларда сак һәм игътибарлы булыйк. Кагыйдәләрне үтәү – һәркемнең иминлеге өчен мөһим. Фото - ясалма фәһем. #иминлек