Бүген мәктәбебездә Гаилә көне билгеләп үтелде. Чараны шагыйрә Лилия Яссир башлап җибәрд...
Бүген мәктәбебездә Гаилә көне билгеләп үтелде. Чараны шагыйрә Лилия Яссир башлап җибәрде. Әти-әниләргә, балаларга, оныкларга багышланган шигырьләрен хисле итеп сөйләде. Аннан ике төркемгә бүленеп эстафета уеннары үтте. Әниләр һәм укучылар командалары җитезлектә көч сынашты. Азактан чәчәкләр белән хисле фотосессия булды.