Тәрбия һәм җаваплылык атнасы: мәктәп линейкасында мөһим темалар күтәрелде.
Тәрбия һәм җаваплылык атнасы: мәктәп линейкасында мөһим темалар күтәрелде. 19 октябрьдә, атнаның беренче көнендә, мәктәбебездә чираттагы дүшәмбе линейкасы узды. Тантана Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны күмәк башкару белән ачылып, һәркемне бердәмлек рухы белән сугарды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Рушановна үткән атнага йомгак ясап, киләчәккә планнар белән таныштырды. Аның чыгышында уку процессы үзәк урынны алды: фән олимпиадаларының мәктәп этабына нокта куела, Дәүләт имтиханнарына әзерлек һәм сынау имтиханнары дәвам итә, беренче чирек тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Шулай ук уку һәм конкурсларда җиңү яулаган укучыларыбыз билгеләп үтелде. Линейканың иң дулкынландыргыч мизгеле 14 яшьлекләргә багышланды. Бу яшь — тормышындагы мөһим чик, чөнки һәркем шәхесне раслаучы төп документ — паспорт ала. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары, иреге һәм, әлбәттә, җаваплылыгы да тулы канлы рәвештә гамәлгә керә. Ул үз кылган гамәлләре өчен тулысынча җавап тота башлый. Безнең кадерле егет һәм кызларыбызны әлеге мөһим вакыйга белән чын күңелдән котлап, аларга Саба районының гербы төшерелгән күкрәк билгеләре тапшырылды. Теләгебез бер: алар тәүфыйклы, тәртипле булып, әти-әниләре һәм мәктәп горурлыгы булып үссеннәр! Укучыларның иминлегенә дә зур игътибар бирелде. Егетләребезнең тышкы кыяфәте тикшерелеп, кисәтүләр ясалды. Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе дә читтә калмады: авылыбызда тротуарлар булмау сәбәпле, велосипед һәм самокатларда йөрү катгый тыела. Балаларыбыз иминлеге — барыбызның да уртак бурычы. Мәктәп тормышындагы традицияләр дәвам итә: узган атнада 8 нче сыйныфлар яхшы гына дежурлык итсә, бу атнада бу җаваплы эш 7 нче сыйныф укучыларына тапшырыла.