Белем көне белән! — 1 сентября 2026 г. в 09:00:26.192
Белем көне белән! Хөрмәтле укучылар, педагоглар һәм ата-аналар! Сезне ихлас күңелдән Белем көне — яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! 1 сентябрь — ул һәрвакыт яңа мөмкинлекләр, зур өметләр һәм якты киләчәккә старт бирүче көн. Кадерле укучылар! Уку елы барыгызга да тик яхшы билгеләр, мавыктыргыч ачышлар һәм лаеклы җиңүләр генә алып килсен. Алда сезне кызыклы дәресләр, файдалы китаплар һәм тугры дуслар көтә. Яңа уку елы һәркем өчен нәтиҗәле, имин һәм якты вакыйгаларга бай булсын. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ЗаЗнаниями

