Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән әдә... — 25 апреля 2026 г. в 07:48:50.236
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Чарада 2 һәм 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар бөек шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы турында кызыклы фактлар белделәр, балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар, "Бала белән Күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Кәҗә белән Сарык" әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Хәтта бәйрәмгә Тукай үзе дә "кайткан" иде. Чара татар халкының гимнына әверелгән Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән төгәлләнде. Бөек шагыйребезнең исемен онытмыйча, буыннан-буынга җиткерү эшен киләчәктә дә дәвам итәргә язсын. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ә. Зарипова әзерләде.

