Бүген мәктәбебездә дөньякүләм "Татарча диктант" акциясе узды. Акция 3 көн - 24 нче апр... — 24 апреля 2026 г. в 17:38:54.188
Бүген мәктәбебездә дөньякүләм "Татарча диктант" акциясе узды. Акция 3 көн - 24 нче апрельдән 26 сына кадәр дәвам итә. Быелгы чара 2026 елның Габдулла Тукай елы дип игълан ителүе уңаеннан бөек шагыйрьнең 140 еллык юбилеена багышланды. Аның иҗаты татар теле, әдәбияты һәм халыкның милли үзаңы үсешенә зур йогынты ясаган. Быел ул унберенче мәртәбә уза. Акциягә укытучылар, укучылар кушылды, татар теленнән грамоталылыгын сынады. барлык катнашучылар да канәгать калдылар.

