Сау бул мәктәп! — 30 июня 2026 г. в 06:27:23.217
Сау бул мәктәп! 9 сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләре, белем биргән укытучылары белән саубуллашыр көн дә килеп җитте. Моңсу да истәлекле дә, шатлыклы да бу көн. Алда зур өметләр, мөмкинлекләр, яңа дуслар, олы тормыш юлы. 27 июнь көнне мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе узды. Аны сыйныф җитәкчесе Айгөл Сөләйманова ачып җибәрде. Мәктәп директоры Салихов Васил Максут улы укучыларга үзенең изге теләкләре җиткезде: “Алдыгызда әле зур сынаулар тора –төпле һөнәр иясе булу, тормыш юлын сайлау. Кадерле укучыларыбыз, куйган максатларыгызга кыю барыгыз, алда көткән тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Сайлаган һөнәрегез сезнең бу җирдә кирәкле кеше, алыштыргысыз белгеч икәнлегезне дәлилләп торсын. Кирәкле, якыннарыгызның да мәктәпнең дә горурлыгы булыгыз.” –диде ул. Укытучылар да, әти –әниләр дә укучыларны котлап изге теләкләрен юлладылар. 27 июня.В этот день со школьной скамьей попрощались ученики 9 класса нашей школы. Праздничное мероприятие прошло в теплой, душевной и одновременно торжественной атмосфере. Впереди большие надежды, возможности, новые друзья, большая жизнь. Вечер открыла классный руководитель Айгуль Сулейманова. Директор школы Салихов Васил Максутович пожелал ученикам всего наилучшего: "Перед вами стоят большие испытания –стать профессионалом, выбрать жизненный путь. Дорогие наши ученики, смело идите к поставленным целям, старайтесь красиво начать жизнь! Пусть выбранная вами профессия станет доказательством того, что вы- нужный человек, незаменимый специалист на этой земле. Будьте гордостью школы и своих близких."- сказал он. И учителя, и родители поздравили учащихся.

