Соңгы кыңгырау! — 29 мая 2026 г. в 06:10:52.013
Соңгы кыңгырау! Әле кайчан гына 1нче сыйныфка кергән идегез, 9 нче сыйныф әллә кайдагы ерак бер офык булып күренгәндер. Менә соңгы кыңгырау чыңлый, 9 ел сизелми дә үтеп киткән. 26 май көнне Богады мәктәбенең 8 укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Бәйрәм тантанасын 9 ларның сыйныф җитәкчесе Айгөл Сөләйманова ачып җибәрде. Бәйрәм белән мәктәп директоры Васил Салихов, авыл җирлеге башлыгы Рания Ахметова котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткезделәр. Васил Максут улы, мәктәпнең физкультура укытучысы, егетләрне көрәш сөрләренә төшендерүче остазлары Илфир Анваров исеменнән, спорт мәктәбен тәмамлаучыларга таныклык тапшырып, үзенең изге теләкләрен әйтте. Шулай ук ветеран укытучыларның, әти-әниләрнең дә әйткән теләкләре үтемле булды. Соңыннан сүзне 9 сыйныф укучылары алып мәктәп һәм укытучылар белән саубуллаштылар, чәчәк букетлары тапшырдылар. 9 сыйныф укучылары! Сезне яңа сынаулар көтә, курыкмагыз, алга барыгыз, һәм сезнең теләкләрегез тормышка ашсын. Аларга уңышлар теләп калабыз! Когда вы только что поступили в 1-й класс, 9-й класс казался далеким горизонтом. Вот звонит последний звонок, 9 лет прошло незаметно. 26 мая для 8 учеников Бугадинской школы прозвенел последний звонок. Торжественное мероприятие открыла классный руководитель 9 класса Айгуль Сулайманова. С праздником поздравили директор школы Васил Салихов, глава сельского поселения Рания Ахметова. Васил Максутович, от имени учителя физкультуры школы, наставника ребят Ильфира Анварова, вручил выпускникам спортшколы удостоверение и пожелал им всего наилучшего. Также ребята были искренне тронуты пожеланиями учителей-ветеранов, родителей. Затем слово взяли ученики 9 класса, попрощались со школой и учителями, вручили букеты цветов. Ученики 9 класса! Вас ждут новые испытания, не бойтесь, двигайтесь вперед, и пусть ваши желания сбудутся. Желаем Вам успехов!

