Илкүләм диктант."Россия -халыклар йорты". — 8 сентября 2026 г. в 13:21:56.821
Илкүләм диктант."Россия -халыклар йорты". Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кеше өчен иң матур һәм иң яраткан тел – ул аның туган теле. Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерлесе. Туган тел аша без дөнья белән танышабыз. Ул – белемнең һәм акылның саклаучысы. Туган-үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене үстерә, аңа Ватанның тарихын белергә, милли сәнгатен аңларга, яратырга ярдәм итә. 8 нче сентябрь көнне Россия халыкларының туган телләре көне уңаеннан мәктәбебездә "Россия -халыклар йорты" Бөтенроссия диктант язу чарасы булып узды. Диктант язуда 8-9 класс укучылары катнаштылар. Диктант тексты күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның "Минем Дагстаным" әсәреннән алынган. #диктантнаязыкахнародовРоссии #деньязыковнародовРоссии Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации; проектов Приволжского федерального округа; Олимпиада «IQПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО; проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

