Бүген иртәдән мәктәптә Россиядә халыклар телләре көнен билгеләп үттек. Бу дәүләт бәйрәм...
Бүген иртәдән мәктәптә Россиядә халыклар телләре көнен билгеләп үттек. Бу дәүләт бәйрәме беренче тапкыр уздырыла. Шул ук вакытта безнең күпмилләтле Ватаныбызга хас күренеш ул. Туган тел элеккеге буыннар зирәклеге белән сугарылган, анда халыкның дөньяга, рухи-әхлакый мирасына карашы ачык чагылыш таба. Шуңа да туган телне саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру безнең бурыч. Бәйрәмне күренекле совет шагыйре Рәсүл Гамзатов туган көнгә туры китереп билгеләнүе символик мәгънәгә ия. Туган телгә мәхәббәтен шигъри телдә сөйләгәндә, ул бик күпләргә таныш һәм якын хис-тойгыларны кузгата: «Кем өчендер башка бер тел шифа, Миңа исә шифа – үз телем. Туган телем үлә диләр икән, Җан бирергә әзер мин бүген!..» (Әдхәт Синугыл тәрҗемәсе) #деньязыковнародовРоссии #МБОУБурундуковскаяООШ
Канал в каталоге Максиметера
99 подписчиков · Школы и вузы