Зур хөрмәткә лаеклы ветеран укытучыбыз Әлфия Усман кызы Гыймадиеваны 80 яшьлек юбилее ...
Зур хөрмәткә лаеклы ветеран укытучыбыз Әлфия Усман кызы Гыймадиеваны 80 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якты көннәр телибез. Алдагы көннәрдә тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның таянычы, туганнарыгызга терәк булып, тормышның барлык рәхәтен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрчак аяз булсын. Гел шулай якты йөзле, киң күңелле булып, якыннарыгызны сөендереп яшәгез.