Бүген иртән мәктәбебез гадәти шау-шудан түгел, ә бәйрәмчә дулкынланудан гөрләп торды. У... — 1 сентября 2026 г. в 10:41:12.318
Бүген иртән мәктәбебез гадәти шау-шудан түгел, ә бәйрәмчә дулкынланудан гөрләп торды. Уку елының беренче көне уңаеннан барлык укучылар һәм укытучылар мәктәп ишегалдына җыелды. Бүген Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. Линейканы мәктәбебез директоры Гибадуллина Ләйсан Рәшит кызы ачып җибәрде. Ул барлык укучылары, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлады, яңа 2026-2027нче уку елында уңышлар теләде. Бәйрәмебездә кадерле кунакларыбызның берсе Махсус хәрби операциядә катнашкан авылдаш егетебез Зәкиев Данил Җәгъфәр улы да катнашты. Иң дулкынландыргыч мизгел, әлбәттә, быел беренче сыйныфка килгән нәни дусларыбызны сәламләү булды. Алар үзләренең саф тавышлары белән чыгыш ясадылар, тырышып укырга сүз бирделәр. Беренче сыйныф укучыларын котларга Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Габитов Ранис Харисович килде. Абруйлы кунак нәни дусларыбызга укуларында зур уңышлар, тырышлык һәм дуслык теләде. Иң кадерле бүләкләрне ул үзе тапшырды, балаларның йөзендәге шатлыклы елмаю — иң зур рәхмәт булды. Шулай ук Мәгариф бүлегеннән, "Алан" күмәк-хуҗалыгы рәисе Рафаил Бариевичтан да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренчеләргә «Укырга керештек!» дигән сүзләрне горурлык белән әйтергә насыйп булсын🙏 Соңыннан укучылар сыйныф җитәкчеләре озатуында класс сэгатьләренә таралышты.

