29 нчы май көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә чыгарылыш бәйрәме узды. Ике нән... — 29 мая 2026 г. в 11:49:08.111
29 нчы май көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә чыгарылыш бәйрәме узды. Ике нәниебез балалар бакчасы белән хушлашты. Сезне барыгызны да истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Булачак укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар, яңа ачышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Аларның һәрберсе - безнең горурлыгыбыз, киләчәгебезнең якты йолдызлары. Мәктәптә алган белемнәр, тәрбия һәм ярату гомер буена юлдаш булсын. Ата-аналарга, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә рәхмәтебез чиксез - сезнең ярдәмегез, сабырлылыгыз һәм хезмәтегез бәяләп бетергесез. Кадерле балалар! Сезгә яңа юлларда уңышлар, бәхет, шатлыклар насыйп булсын! Алга таба да шулай акыллы, тырыш, игелекле булып үсегез!

