МБОУ "Девятернинская ООШ им.Л.Айтуганова АМР РТ"
Образование · 10 сентября 2026 г.
✅ Девятерня мәктәбенең яшелчәләр үсә торган утыз сутый бакчасында җәй буе укучылар да, ...
✅ Девятерня мәктәбенең яшелчәләр үсә торган утыз сутый бакчасында җәй буе укучылар да, мәктәп коллективы да тырышып хезмәт куйганнар. Нәтиҗәдә, һәр төр яшелчә мул уңыш белән сөендергән. 🥔Кыш буе укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шушы яшелчәләрдән әзерләнгән витаминлы ризыклар белән тукланачаклар. 🥬“Үзебез үстергәне аеруча тәмле”, – диләр малайлар-кызлар.🍽️ 🌺 15 сутый чәчәкләр бакчасы әле матурлыгы белән сокландыра. Орлыкларны үзләре чәчеп, үсентеләрне күчереп, җәй буе тәрбияләгәннәр аларны. 🪵️Бакчадагы кече архитектура формалары – агачтан ясалган тегермән, басма, паровоз, арбалар да үзгә ямь өстәп торалар. 🖊️Девятерня мәктәбендә укучыларны кече яшьтән, әнә шулай, хезмәткә өйрәтәләр. #Татмедиа #Әгерҗеинформ Автор: Миләүшә Ягъфәрова