МБОУ "Девятернинская ООШ им.Л.Айтуганова АМР РТ"
Образование · 18 октября 2026 г.
«Әти» дигән тәмле сүзне
«Әти» дигән тәмле сүзне Туктаусыз әйтер өчен, Йөрәкләрнең, беләкләрнең Арттыру өчен көчен Әтиле булу кирәк! Әтиле булу кирәк, Әтиле булу – терәк. Әтиле малай-кызларның Һәрвакыт көчле беләк! Һәрвакыт көчле беләк, Әтиле булу – бүләк. Дус-ишләрең арасында Бу – мин! – дип, тибә йөрәк! Бу – мин! – дип, тибә йөрәк, Бездә Һаман бер теләк: Әтиле булу кирәк, Әтиле булу кирәк!