МБОУ "Девятернинская ООШ им.Л.Айтуганова АМР РТ"
Образование · 8 сентября 2026 г.
Мәктәп китапханәсендә Халыкара грамоталылык көненә багышланган чара
Мәктәп китапханәсендә Халыкара грамоталылык көненә багышланган чара кызыклы һәм җанлы узды. Башта китапханәче кыскача гына 1965 елда Тәһранда Халыкара грамоталылык көне һәм конференция турында сөйләде-балалар элек дөньяда ничә грамотасыз кеше булуы турында кызыксынып тыңладылар. Аннары кычкырып уку оештырдылар: балалар өчен яраткан китаптан өзекне рольләр буенча укыдылар — балалар төрле тавышлар белән сөйләшергә тырыштылар, күңелле иде. Аннары уйнадылар: тасвирлама буенча геройларны чиштеләр, шигырьдән буталчык юллар җыйдылар. Финалда балалар китапларга үзләре кыстыргычлар ясадылар-аларны рәсемнәр белән бизәделәр һәм анда уку турында татарча мәкальләр яздылар. Ахырда балалар үзләренә китаплар сайладылар, ә китапханәче фондның яңалыкларын күрсәтте. Барысы да кыстыргычлар һәм китаплар белән киттеләр — һәм яхшы кәеф белән.