«БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ БИРҮ: ТАРИХИ ХӘТЕРДӘН - ТЕХНОЛОГИК ЛИДЕРЛЫККА» МӘГАРИФ ҺӘМ ФәН ХЕЗМӘТ... — 13 августа 2026 г. в 15:57:44.592
«БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ БИРҮ: ТАРИХИ ХӘТЕРДӘН - ТЕХНОЛОГИК ЛИДЕРЛЫККА» МӘГАРИФ ҺӘМ ФәН ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНЕҢ РЕСПУБЛИКА АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ Гимназиябезның тарих укытучысы – Илсөя Илһамовна Мәгариф һәм Фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты. Чарада ул “Белем” музееның узган елдагы эшчәнлеге турында сөйләде, Рәискә рәхмәтен белдерде. 2023 Укытучылар һәм остазлар елында укытучы һөнәренең абруен күтәрү максатыннан өч зур проект кабул ителгән иде: “Мөгаллимлек дигән бәхет бар” китабы нәшер ителүе, “Белем” мәгариф музее ачылуы һәм Казансу буенда Укытучыга һәйкәл кую. Хәзерге көндә алар барысы да чынга ашырылды. Бу өч проект – өч изге адым, һөнәребезгә күрсәтелгән чын ихтирам. Киләчәккә салынган нигез!

