📚💐 БЕРЕНЧЕ СЕНТЯБРЬ-БЕЛЕМ КӨНЕ! — 1 сентября 2026 г. в 10:38:26.582
📚💐 БЕРЕНЧЕ СЕНТЯБРЬ-БЕЛЕМ КӨНЕ! Бүген гимназиябездә 1 сентябрьгә багышланган тантаналы линейка узды. Чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм гимназиянең үз флагын чыгару белән башланды. Быел гимназиягә 137 беренче сыйныф укучысы килде. Аларны директор Халимова Гөлфия Мансуровна каршы алды. Ул үзенең котлау сүзендә балаларга ныклы белем, тырышлык һәм яңа ачышлар теләде. Тантаналы өлештә беренче сыйныф укучылары шигырьләр сөйләп, үзләренең мәктәпкә килү шатлыгын уртаклашты. Концерт программасында гимназиянең «Мирас» бию ансамбле үзенең матур чыгышы белән тамашачыларны сөендерде. Ә Әминә Мортазина башкарган җыр бәйрәмгә аерым бер моң өстәде. Шулай ук унберенче сыйныф укучылары үзләренең музыкаль бүләген барлык катнашучыларга ирештерделәр. Белем көне белән, кадерле укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр! Яңа уку елы уңышлар, яңа ачышлар һәм кызыклы белемнәр алып килсен! Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

