💚 ТУКАЙ МУЗЕЕ: ГАСЫРЛАР АША СӘЯХӘТ
💚 ТУКАЙ МУЗЕЕ: ГАСЫРЛАР АША СӘЯХӘТ «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» - Габдулла Тукай. 25 нче сентябрь көнне 4Б сыйныф укучылары ( кл.житәкчесе Шәрәфиева Л.В.) Габдулла Тукай музей комплексына сәяхәт кылдылар. Укучылар беренче катта урнашкан әдәби-сәнгать биографик экспозициясе, шулай ук икенче катта урнашкан Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган сынлы сәнгать әсәрләре белән җентекләп таныштылыр. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз, Тукай безгә ныграк якыная, без үзебез дә аңа ешрак тартылабыз. Шуңа да аның иҗаты, шигъри авазы бүген дә көр яңгырый.