МБОУ "Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа"
Образование · 26 апреля 2026 г.
Тукай яши безнең йөрәкләрдә — 26 апреля 2026 г. в 17:35:08.302
Тукай яши безнең йөрәкләрдә Габдулла Тукай – үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында урынны иң түрдән алган, әдәбият күгендәге иң якты йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебез горурлыгы. Тукай – буыннар шагыйре. Татар халкы булган җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукаебыз да яшәячәк. 24 апрель көнне гимназиябезнең актлар залында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте. 3 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Юсупова З.Р., Шигабутдинова Л.А., Мубаракшина Л.Г.) әлеге чарада Г.Тукайның шигырьләрен, поэмаларыннан өзекләр сөйләделәр. “Пар ат”, “Бәйрәм бүген”, “Туган тел” җырлары яңгырады. Гимназиябезнең мәрмәр залында шагыйрьнең әсәрләре буенча ясалган рәсем күргәзмәсе оештырылды.

