МБОУ "Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа"
Образование · 2 сентября 2026 г.
🍂🔔🍂Белем бәйрәме белән📚 — 2 сентября 2026 г. в 08:43:14.585
🍂🔔🍂Белем бәйрәме белән📚 1 сентябрь көнне безнең гимназиядә яңа 2026-2027нчеэ уку елына багышланган тантаналы линейка булып узды. Мәктәп ишегалдында бәйрәм рухы хөкем сөрә: һәркайсында чәчәкләр һәм дулкынланучан елмаюлы йөз, аеруча бу хис мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче беренче сыйныф укучыларында чагыла🍂🔔🍂Шулай ук бәйрәм белән котлау өчен сүз 27 гимназия директоры Хөснетдинова Люция Хадиевнага һәм мәртәбәле кунакларга Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Кәримов Илшат Габдулла улына, махсус хәрби операциядә һәлак булган, гимназияне тәмамлаган Гимранов Тимурның әтисе Гимранов Илдар Фәниз улына бирелде. Тантаналы линейка барышында 27 гимназияне тәмамлаган, илебезнең тынычлыгы өчен көрәшүдә батырларча һәлак булган капитан Гимранов Тимур Илдар улын бер минут тынлык белән искә алдык. Тантаналы линейкадан соң барлык укучылар өчен "Белем һәм тынычлык көне" дәресләре узды. Һәр сыйныфта укытучылар белем бирүнең мөһимлеге, киләсе елга максатлар турында әңгәмәләр үткәрделәр. Хәерле юлга, гимназистлар! 2026-2027нче уку елы мавыктыргыч, уңышлы һәм кызыклы булсын! 🍂🎒🍂📚🍂🍁

