Өченче «Күзлек» балалар театр лабораториясе Казан яны «Санта Регина» балалар лагерында ... — 27 июня 2026 г. в 09:04:17.521
Өченче «Күзлек» балалар театр лабораториясе Казан яны «Санта Регина» балалар лагерында старт ала! 📆 13-24 август көннәрендә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе икенче тапкыр лагерь форматында инде Казанда - Матюшино авылында узачак. «Күзлек» лабораториясе быел да үз мәйданына иң талантлы театр сөюче дусларын җыя. «Күзлек» лабораториясендә татар театр дөньясының күренекле шәхесләре белән остаханәләр, очрашулар, иҗади эзләнү һәм бәхәс мәйданнары узачак. Иң онытылмас, гаҗәеп, мәгънәле дәртле кичләр бары тик бездә: лагерь дәвамында сәхнә йолдызлары - «Апуш» дусларыбыз янәшәдә булачак. 👍🏻 Быелгы лабораториягә «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләрен (7-17 яшь) һәм «Алмачуар» яшь буын театр фестивале җиңүчеләрен (9-17 яшь) чакырабыз. 12 көн дәвамында 150 катнашучы Идел ярына урнашкан иң матур нарат урманы эчендәге «Санта Регина» балалар лагерендә яшәячәк, хәләл ризыклар белән генә тукланачак. Һәр отряд остаз - режиссёрлар белән берлектә театраль эскиз әзерләячәк. Лаборатория 25 августта зур «Күзлек» фестивале белән тәмамланачак. «Күзлек» лабораториясе Казан Мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. 📄 Ял путевкасының бәясе - 25 мең сум. Түләү акчалата (наличка), документларны, тутырылган килешүне Меридианная 3А адресы буенча илтеп тапшырасы. Дүшәмбедән - җомгага 9:00 - 18:00 сәгать аралыгында эшлиләр. Документлар: бер ата-ананың паспорт копиясе, баланың туу турында таныклыгы (форма 8), яки баланың паспорт копиясе, яшәү урыны теркәлгән бите белән. Баланың СНИЛСы, яшәү урыны паспортта Казан булмаса - мәктәптән справка алу мәҗбүри. Медицина белешмәсен педиатрдан аласы(форма 079у). Ашау хәләл. Апуш балалары 7 яшьтән, калган балалар - 9 яшьтән. #УчувКазани #УчусьвКазани #КазанскоеОбразование #МБОУГимназия33 #ШколаРадости #МыВместе #БезБулдырабыз #WeAreTogether #NousSommesEnsemble

