"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере — 13 июня 2026 г. в 11:52:28.861
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 11 көн 🇷🇺Көндәлек линейка:гимн җырлау, отрядлар чыгышы. 🏃🧘Иртәнге зарядка: Орлята России һәм Алдынгылар флешмобларын башкару. 🍽️ Файдалы иртәнге аш. ♟️🏆 1-2 отрядларда тәрбияләнүчеләр Шахмат турнирында катнаштылар. Әлеге "тыныч" спорт төрен күп бала үз итте. Иң яхшы уенчылар грамоталарга ия булдылар. 👚👕 Ә бу вакытта 3-4 отряд балалары үзләрен дизайнер ролендә сынап карадылар. Алар барлык фантазияларын эшкә җигеп футболка бизәделәр. Әле төр иҗади эш балаларга бик ошады. 🧶🧵 Аннары барлы отрядларда да "Дуслык беләзеге" ясау буенча мастер-класс уздырылды. Укучылар катыргыдан беләзек ясый торган түгәрәк шаблон "станок"лар кисеп, бәйләү җепләреннән беләзекләр үрделәр. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә матур беләзекләр килеп чыкты. 🚌🚌Тәмле төшке аштан соң 1-2 отрядлар Иләбәр авыл клубына һәм китапханәсенә юл тоттылар. Китапханәдә балалар "Яна китап- яңа дус" дип аталган информацион сәгатьтә катнаштылар. Соңыннан клуб мөдире балалар өчен күңел ачу чарасы узлырды. Балалар төрле халыкларның җырлы - биюле уеннарын уйнадылар. 🎨 Ә 3-4 отрядлар "Мин яратам сние, Россия! " дип аталган асфальтка рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Көн кызыклы һәм файдалы үтте. #ИзминскаяСОШ #ДвижениеПервых #Лето

