"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере — 12 июня 2026 г. в 19:35:42.864
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 10 көн Бүген бәйрәм ялы булуга карамастан лагеребез тулы көченә эшләде. Балалар вакытларын файдалы үткәрделәр, күңелле чараларда катнаштылар. Иртәнге аштан соң 1-2 отрядлар Олыяз авылы мәдәният йортына һәм китапханәсенә бардылар. Анда "Яратам Россияны! Ышанам Россияга!" дип аталган патриотик сәгатьтә катнаштылар. Ә 3-4 отрядлар бу вакытта "Мама, я жив!" дип аталган патриотик фильм карадылар. Фильм партизаннар отрядындагы 12 яшьлек Петя Дым исемле ятим малай язмышы һәм аның батырлыгы турында сөйләнелде. Ахырдан укучылар белән каралган фильм буенча фикер алышу оештырылды. Аннары 12 июнь - Россия көненә багышланган "Окна России" акциясе һәм "Яратам сине туган илем!" дип аталган браслет ясау мастер-классы үткәрелде. Тәмле төшке аштан соң барлык отрядлар да Сабага район мәдәният йортына "Кәрлә мәктәп баласы" дигән спектакльне тамаша кылдылар. Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

