"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере — 19 июня 2026 г. в 19:01:52.477
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 17 көн 🇷🇺Көндәлек линейка:гимн җырлау, отрядлар чыгышы. 🏃🧘Иртәнге зарядка: Орлята России һәм Алдынгылар флешмобларын башкару. 🍽️ Файдалы иртәнге аш. 🏡 Туган авылым урамнары буйлап сәяхәт кылдык. 10 авылдан җыелган мәктәбебез укучыларын Эзмә авылы белән таныштырдык. Авылыбызның күренекле урыннарында булдык. Иҗат чишмәсендә тукталып хәл җыеп, челтер чишмә суларын эчеп илһамланып "Иң оригиналь букет" конкурсы уздырдык. Балалар төрле үлән һәм чәчкәләрдән букетлар ясадылар.💐 🌿🌱☘️🍁🍃🌾 Авыл урамнарын, басу-кырларны иңләп кайткач отрядлар җыйган үләннәр белән таныштылар, исемнәрен һәм файдалы үзлекләрен өйрәндеп гербарий ясадылар. 🚌🚌Тәмле төшке аштан соң 1-2 отрядлар Пүкәл авыл клубына юл тоттылар. Китапханәдә балалар Анда клуб мөдире балалар өчен күңел ачу чарасы уздырды. 🎨 Ә 3-4 отрядлар "Быстрее! Выше! Сильнее!" дип аталган спорт чарасында катнаштылар. Көн кызыклы һәм файдалы үтте. #ИзминскаяСОШ #ДвижениеПервых #Лето Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

