БҮГЕН ТӘРБИЯЧЕЛӘР КӨНЕ!!!💐💐💐
БҮГЕН ТӘРБИЯЧЕЛӘР КӨНЕ!!!💐💐💐 27 сентябрь – илебездә тәрбияче һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне. Нәниләрнең якын дусты булып, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүчеләр аерым игътибарга лаек. Хөрмәтле тәрбиячеләребез, балалар бакчасы хезмәткәрләре! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт.Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт сезгә. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын! 2 нче сыйныф укучылары белән без дә, Хөрмәтле тәрбиячеләребезне, балалар бакчасы хезмәткәрләрен котладык.🌸🌸🌸